Тэтимол 2015

ТУБЫК «коленная чашечка; лодыжка» (в разных говорах по-разному) > мар. (Исанбаев 1978: 17) товык «тез капкачы» < гом. кыпч. тобық, тобуқ, уйг., тув. тобуқ, кырг., алт. томуқ, хак. томых, хак., алт. диал. томақ, томах «тубык, бәкәл сөяге», чыгт., госм. тобык, госм., төр. topuq, topuk, бор. төрки (ДТС: 569) topïq «тубык; тез; үкчә; шар, туп» ← топ «туп, тумпаеп торган нәрсә»; чаг. ш. ук як. табык, тамық ~ тобуқ «тез бөгеме» ~ маньч. (ССТМЯ II: 189) тобго «тез, тубык», алт. тобоғо «түгәрәк шеш», бур. тобхо «түгәрәк кабарынкылык, үкчә һ.б.ш.» К. Тубырчык, Тупак.

Дерив.: диал. тубыклан-у «тезләнү».



Предыдущая статья            Следующая статья