ТУБАЛ «кузовок, круглое лукошко», диал. (Тумашева 1992: 216) «круглый футляр, тубо» ~ башк. (БҺҺ II: 259) «тире савыт; карыннан ясалган савыт» > чув. тупал, манси. topal «тубал» < иске тат. (Гиганов 1804) дулап (рус. «поставец» диелә), тулаб «озын цилиндр рәвешендәге су савыты» (М. Ивановның «Татар хрестоматиясе» китабында шул исемендәге шигырьдә) ~ төр. dolab, dolap «цилиндр; түгәрәк шкаф» < фар. доли аб «су савыты» (ди Будагов I: 573); к. ш. ук көрд. dolav «орчык; вал», dolče «цилиндр формасындагы казанчык». Тул < тол «вал; чүлмәкчеләр чыгыры; чыгырда эшләнгән чүлмәк» төп төрки сүз булса кирәк, к. үзб. дол «тегермән ташы; озын барабан; әйләнмәле цилиндр, вал», бор. монг. tolui «диск; тәлинкә; түгәрәк көзге» ~ тунг.-маньч. толи id. (ССТМЯ II: 195). К. Тулга, Тулгак, Тулган-у. Шуның белән бергә гар. тубал, тубул «зур кәрзин, тубал» сүзе дә бар. Гарәпләр төркиләрдән алганмы, юкса төркиләр аларданмы? Яки очраклы охшашлыкмы? Тулап > тубал метатезасы тубалак «шар» сүзенең контаминацион тәэсиреннән килеп чыккан. |