Тэтимол 2015

ТУ II, себ. (Тумашева 1992: 220) туу «знамя (большое, видное издали)» > мар. (Упымарий: 210) ту < гом. кыпч., алт. ту, туу, тув (асылда аермалар язылышта гына), башк. тыу, ту, иске тат., уйг., чыгт., госм. һ.б. туғ, тув. туқ < бор. төрки (ДТС: 584) tuγ, tuuγ ~ монг., маньч. һ.б. ту, туғ id. < бор. кыт. tuk, урта гасыр кытайчасындагы dú, dao «байрак, билге». Бу сүз тур. әдәбият ишле, к. Радлов III: 1421, 1425, 1429; Будагов I: 398 (тәфсилле); Владимирцов: 159; Ramstedt 1957: 409; Clauson: 398 (кыт. dok вариантыннан ди); ССТМЯ II: 202; Donuk 1988: 88 һ.б.

Ту, туғ «байрак» нигезендәге характерлы идиомалар: сабан туы «сабантуй байрагы», ту казан «хәрби мәҗлес, сугыш, җәң алдыннан сыйлану», ту киңәш «җәң алдыннан командирлар киңәше».

Төр. телендә tuγ «тулга (шлем) түбәсенә беркетелгән әләм (ялау)» – ул хәрбиләрнең дәрәҗәсенә күрә төрлечә булган һәм бу сүз хәрби дәрәҗә атамаларында компонент буларак кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья