Тэтимол 2015

ТӨЯ-Ү(төйи < диал. төяй, төяү) «навьючить; грузить, нагрузить» ~ чыгт. (Радлов III: 1546) түйä-, кырг. түйö- id. ш. ук «туплау, җыю» – төрки телләрдә сирәк очрый торган бу сүз тат. диал., чув., гом. кыпч., як. һ.б. тийэ - «төяү» сүзе белән бердәй булмаса кирәк. Төйә- < түйә- «өеп, тәртип сакламыйча төяү», тийэ- «тәртип белән төяү»; кр.-тат. tüye- «төю, төенләп» (к. төй-ү). Чаг. монг. тэгнэ-, тэңнэ- «тигезләп төяү» ← тэг, тэң «тиң». К. Тияк. Räsänen 1969: 504; Федотов II: 227 (төйә- һәм тийә- икесе бер сүз дип карыйлар).

Төя- продуктив нигез: төягеч (машина); төял-ү, төян-ү, төят-ү, төяш-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья