Тэтимол 2015

ТӨШ-Ү «спуститься, сходить, слезть» (много переносных значений) < гом. кыпч. түш- (нуг., каз., к.-калп., алт. диал., хак. һ.б. түс-), угыз. дүш- id. < бор. төрки (ДТС: 600) tüš- < алт. диал. түүш- (тув. дүъш-) id. ниндидер *тү- фигыленең урт. юнәлешеннән (яисә, әгәр *түүл- булса) төш. юнәлешеннән үзгәргән. Будагов I: 396–397 (тәфсилле); ЭСТЯ III: 330–332 (Э.В. Севортян алт. түүш- яңгырашын белмәгән); Федотов II: 225 (чув. тĕшĕр- < тат. төшер-, ләкин М.Р. Федотов моны танымый); Рамстедт 1957: 53, 140 (алтаистик планда чагыштыра).

Төш- < түш- төрки телләрдә иң кулланышлы фигыльләрдән (ул модифакатор фигыль буларак та киң билгеле), к. тат. төшел-ү, төшер-ү (< төштер-ү); төшек «төшкән җимеш», төшем «дивиденд» (ш. ук төшем килеш ); төшенке ; төшмән «җәңдә, сугышта аттан егылган кеше» һ.б. К. Төшен-ү; Төшкен.



Предыдущая статья            Следующая статья