Тэтимол 2015

ТӨШӘМЕЛ иск. (КБтә очрый, иске тат. тарихчылары) «чиновник», иске тат.-монг. (Velidi: 296) tüşimel «чиновник в сфере финансов» > бор. рус. (Аникин: 573) тушемил «чиновник, мәэмүр, түрә», уйг. (Будагов I: 396) тÿшумал ~ монг. тусмал, тосмал «финанс министры, ханның керемнәре белән эш итүче баш түрә». К. ш. ук як. тÿсÿмäт, тув. дүъжүмет «рәсми кунак, югары дәрәҗәле түрә, чиновник» һ.б. Бу сүзне монг. түши- «йомыш тапшыру» сүзеннән чыгаралар, ләкин Будагов аны монг., маньч. (кытайчадан) тусу «керем, доход» сүзеннән ди. Рясянең да шул фикердә. К. Räsänen 1969: 507.



Предыдущая статья            Следующая статья