Тэтимол 2015

ТӨШ III«место, точка» < гом. кыпч., уйг., чыгт. (Радлов III: 1508) түш, төр. düş «төш; каршы як; юнәлеш ягы» ~ чув. тĕл «төш, урын; вакыт ноктасы, чак» (чув. телендә бик продуктив нигез, к. Ашмарин XV: 28–38). Төрки телләрдә шул ук мәгъ. туш (> нуг., каз., хак. тус), угыз. душ, төркм. дууш (ш. ук «очрау ноктасы») сүзе (к. Туш II ) дә бар һәм этимологлар бу түш һәм туш сүзләрен бер сүз дип карыйлар, к. Räsänen 1969: 501; ЭСТЯ III: 303–304; Федотов II: 214. Ләкин туш > түш палатализациясе гомумән мөмкин булса да, мәс., угыз телләре өчен характерлы түгел. Безнеңчә, туш сүзе монда контаминацион тәэсир генә ясаган, төш < түш III исә төш < түш II белән бердәй һәм аның төп мәгънәсе – «тукталу яисә борылу урыны, ноктасы», к. себ. (Дмитриева 1981: 192) түшин «тукталыш», диал. (ТТДС I: 446) төшек аш «төшкелек, тукталыштагы аш». Төш < түш, ихтимал, түңүш (к. Түн-ү ) сүзеннәндер, к. тув. дүьш ~ як. түс «конуссыман өем». К. Төңел-ү «югары атылган нәрсә әйләнеп төшү».

Төш III сүзенең регуляр деривациясе юк, чөнки ул башлыча тотрыклы тезмәләрдә генә кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья