ТӨШ I«сон, сновидение» < гом. кыпч., уйг., чыгт., алт. түш (> нуг., каз., к.-калп., хак. түс), кр.-тат., угыз. дүш < бор. төрки (ДТС: 596, 600) tül ~ tüš, tüül ~ tüüš > төркм. дүйш, түйш, як. түүл id. < бор. гом. төрки *түүлгү (булса кирәк), һәрхәлдә төш < түш < түүш < *түүлч үсеше ачык күзаллана; түүлч < түүлҗ < түүлг булуы бик ихтимал. Арытабан ачык түгел. Бор. яз. телләрдәге кебек, тат. телендә дә -š варианты да, -l варианты да саклана, к. төл, төлек, һәм хәтта ике вариант парлы сүз хасил итә: төш-төл (күрү), төл сүзенә аерымрак мәгъ. бирелә (к. Төлер-ү ). Шундый хәл тув. телендә дә күзәтелә: дүш-дүл «төш-төл». Күрше чув. телендә тĕл (тĕл-ĕк) варианты гына бар һәм, ихтимал, тат. төл чувашчадан яисә болг. теленнән киләдер. Төш < түш һәм төл < түл күп тюркологларның игътибарын җәлеп иткән сүз, к. Räsänen 1969: 507; ЭСТЯ III: 323–324 (тат. төл, төлек, төлер-ү сүзләре искә алынмый); Rona-Tas 1972: 226–236 (Рона-Таш та тат. сүзләрен белми); Федотов II: 214–215 (кыскача гына яктыртыла). Дерив.: себ. һ.б. диал. (Тумашева 1992: 216) төшә-ү «төш күрү» (< түшә- id. күп төрки телләрдә очрый), төшлән-ү; төшлек («төш юрау», шуннан төшлекче «төш юраучы»; без белгән бер төшлекче карчык бар иде: ул кешеләрнең кием әйберен астына салып йоклый да, күргән төшен әйбер иясенә сөйли һәм аның теләгәнен юрый иде). |