Тэтимол 2015

ТӨФӘК, төфәң «ружьё; мелкокалиберная пушка», туфаң (ЛТ I: 141) «пушка» ~ аз., госм. түфәң, түфәк, түәк, кр.-тат. түфәнк «мылтык» (бу сүзләр тур. тәфсилләп – Будагов I: 362–363), фар. дүфек, тöфаң, көрд. тифиң, тыфың «мылтык, төфәк» ~ бор. рус. тюфяк – фар. теленнән дип исәпләнә (к. Фасмер IV: 138, ГТРС: 621), ләкин бу дөрес түгел, к. бор. төрки (МК; ДТС: 388) tüväk «пневматик ау коралы» («тал яисә бүтән агач кайрысыннан ясалып, балчык тубалакларны чыпчыкларга өреп ату көпшәсе») – күрәсең, түф ымлыгыннан. Чаг. себ. (Тумашева 1992: 214) төбәк «зур кәтүк». Төп формасы *түф-ә-ңки булган булса кирәк. Тимергалин: 476.



Предыдущая статья            Следующая статья