Тэтимол 2015

ТӨТРӘ, диал. төтөрә, (ДС II: 202) түтерә «изморось; дождь мельчайшими каплями в туман; сплошной редкий туман» ~ чув. тĕтре, тĕтĕре, мар. түтрä, тĕтĕрä, удм. түтĕрä «томан, төтрә», мар. түтĕр-, тĕтĕр- «төтәсләү» < төрки (госм.) түтүр- «төтенләү, төтен чыгу» < *түтүг-үр- id. *түтүк, *түтүг «сыек төтен» ← түт- «төтәү» (к. Упымарий: 218–222; Иванов, Тужаров: 239; Насибуллин: 141; Федотов II: 223–224); төтөрә < *түтүрэг түтүр- булса кирәк. Төтрә сүзенең параллельләре бүтән телләрдә сирәк очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья