Тэтимол 2015

ТӨТЕН[төтөн] «дым» < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. түтүн, төркм. түүтүүн алт., хак. түдүн, түдүң «төтен», кр.-тат., госм., кар. түтүн «тәмәке» (Будагов I: 385, к. укр. тютюн id.) – бу мәгънә, ихтимал, борынгырагыдыр (к. Төтә-ү ) ← бор. төрки tüt- «төтәү» сүзеннән (ихтимал, *түт-гүн формасыннандыр). Чув. тĕтĕм «төтен» ~ тат. сөйл. төтем id. ← болг. (?) төт- «төтәү». К. Төтәс, Төтә-ү, Төтрә. Räsänen 1969: 507; Федотов II: 224–225; Мухамедова 1973: 178.

Төтен < түтүн сүзе бор. төркилек заманнарыннан бирле (хәтта як. телендә дә) салым түләү берәмлеген белдергән (к. ДТС: 601; татарларда – Сәхипгәрәй хан ярлыгында, к. Вестник 1925: 31 һ.б.).

Чув. тĕттĕм «караңгы, караңгылык» сүзе төтен нән түгел, *төп-төм (к. Төм ) сүзеннән.

Төтен (гомумән) < *төткен булырга мөмкин. Төт < түт тамырына һинд.-ир. du-du, фар. дуд һ.б. «төтен, төтәсләгеч» охшаш һәм гомоген булса кирәк. К. ш. ук рус. дым «төтен» ~ гом. һинд.-евр. сүзе.

Дерив.: төтенле, төтенсез; тетенлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья