Тэтимол 2015

ТӨС «цвет, масть; вид, образ, облик», диал. (ТТДС: 445) «фото, фотография» > чув. тĕс, түс, мар., удм., морд. М. түс id. < гом. кыпч., уйг., чыгт. түс id. бор. tü-sü «төсе, төге» ← «төк, төс, төсмер» сүзеннән (Clauson: 433), к. Төк.

Төс сүзенең чагыштырмача яңалыгы аның кайбер төрки (угыз һ.б.) телләрендә юклыгыннан яисә сирәк кулланылуыннан да күренә. Тат. телендә төс – иң кулланышлы һәм продуктив нигезләрнең берсе: төсле, төссез, төслә-ү (төсен, кыяфәтен хәтерләү) һ.б., к. Төс-буй, Төсмер. Төссез сүзе күрше телләрдә калькалаштырыла: удм. (Насибуллин: 14) түстэм, мар. тусдымо «төссез» һ.б. Федотов II: 222–223 (төс < түс сүзен монг. тöс «охшашлык» белән чагыштыра).



Предыдущая статья            Следующая статья