Тэтимол 2015

ТӨР-Ү «свёртывать, складывать; обёртывать», диал. (ТТДС I: 445) «мотать»; «засучивать» ~ чув. тĕр- id. < гом. кыпч., алт., хак., уйг., чыгт. түр-, төркм. дүйр-, аз. диал., госм., тув. дүр-, бор. төрки (ДТС: 598) tür-, як. түүр- id., кайбер телләрдә тагын «өемгә салу, төяү», «урау, чорнау» мәгънәләре бар, шул нигездә бу сүзне төй- < түй- «бәйләп кую, төйнәү» сүзе белән тамырдаш дип карарга мөмкин, ләкин төр- < түр- < миш. түwер- «төерү» дип фаразларга ярамас. Чаг. ш. ук Төрт-ү (ихтимал, бор. ике – түр I һәм түр II фигыльләре булгандыр).

Төр- продуктив нигез: төрел-ү, төрен-ү, төреш-ү, төрдер-ү (барча юн. мәгъ. актив кулланыла), төргәк (< бор. төрки türkäk, тәүдә «шнур» мәгъ. булган), төрем (бер төрем тәмәке) һ.б. К. Төрмәч. Рус. тюрик, тюрюк «кәтүк, шүре; төргәк, букчай» төрки телләрдән булса кирәк (к. каз. түрик «сызганылган», төр. dürük «төргәк» һ.б.). Будагов I: 389; Егоров 1964: 247; Räsänen 1969: 506; ЭСТЯ III: 319–321; Федотов II: 219; Фасмер IV: 137; Аникин: 577–578.

Гомумән, *төрөк < түрүк «төрү үзәге, үзәк» дип карап, төрек сүзен дә «төрү» фигыленә баглап була, ләкин әлегә – эчтәлексез фараз гына. Тик шуны әйтергә кирәк: күчмәчелек заманнарында төрү-сүтү гамәле көндәлек тормышта гаять зур роль уйнаганлыктан, шул мәгънәдәге сүзләрнең киң һәм төрле (шул хисаптан абстракт мәгънәле) деривация бирүе бер дә гаҗәп түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья