ТӨРМӘЧ, төрмәчә  (төрмә  дип тә әйтелә, ләкин бу ямьсез), төрмәк  «вид пирога; варенье и т.п. завернутые в блин» – гом. төрки характерда, к. аз. (АДДЛ: 208) дүрмәз «төрмәч», бор. төрки (ДТС: 599) türmäk «cыйр катыш икмәк» (Кашгари шулай аңлаткан) һ.б. ← tür- «төрү». Тат. икенче бер төрмәч  «тәртипсез буталып төргәкләнгән әйберләр» (шуннан төрмәчлә-ү  «тәртипсез бутап төрү»). Монысы да төр-ү  сүзеннән, әлбәттә.  |