Тэтимол 2015

ТӨРКЕМ[төркөм] «группа» > чув. тĕркĕм < гом. көнч. кыпч., чыгт., уйг. түркүм (нуг., каз., к.-калп. түрким, түркĕм) «төркем», кырг. диал. дүркүн, к.-калп. дүркин «талпа, группа, отряд», бор. төрки (ДТС: 581, 599) törkün, türkün «ыру, кабилә» ~ тат. диал., башк. диал. (Тумашева 1992: 221; БҺҺ II: 266; БТДҺ: 342) түргүн, түрген, түркүн, төрген, як. тöркүт «киленнең, кәләшнең барча туган-тумачасы, туган авылы; аның үскән йортына кунаклый бару йоласы» ~ каз., алт. тöркүн, уйг. диал. түргүн, хак. тöргүн id. ~ монг. тöрхöм, тöркүм, бур. түрхэм «үз нәселләрең, нәсел-нәсәбең», бур. түрбэл «атаң йорты; нәсел-нәсәп». Соңгы сүз *түр тамырын аерырга мөмкинлек бирә шикелле, чаг. ш. ук чув. тĕркĕн «группа белән; җыйнау» ← *тĕрк < *түрк «җыен»?

Төркем ~ төркен сүзен төрлечә – төрек < түрк сүзе белән дә, түрә-ү «туу» фигыле белән дә чагыштырырга мөмкин, ләкин ышанычлы этимология әлегә юк. Räsänen 1969: 494 (чагыштырулары төгәллексез һәм юраулы). İnan II: 268–272.

Төркем продуктив нигез: төркемдәш, төркемлә-ү, төркемлән-ү, төркемле, төркемчә, төркемче, төркемчелек, төркем-төркем һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья