Тэтимол 2015

ТӨРЕК I[төрөк] «турок», иск. «тюрк» – бор. төрки, чыгт. һ.б. түрк «төрки» сүзенең татарча киңәйтелүеннән (икенче ө = е – интеза). Бор. язмаларда türk «кабиләләр союзы», «көчле», «иң, бик» (türk jigit «иң-иң егет, егетлегенең иң шәп чагы»), гомумән тәүдә бу сүз «кульминация, зенит, иң көчле чак, үзәк» мәгъ. булган (Clauson: 542–543), к. кырг. түрк «иң көр, иң симергән (терлек тур.)», түркүк «тирмәдә үзәк багана», эрк-түрк «ирек һәм көчлелек». Сәгадәт Чагатай фикеренчә (к. аныкы: Einige Ellipsen in türk dialekten // UAJ, XXIX, 3–4, 1957: 233), türk этнонимы türk sir «иң көчле, үзәк сир» тәгъбиреннән эллипсис – ул чагында төрки халыкларның бор. гомуми атамасы sir = сир, сыр булган һәм бу сүзне бор. лат. ser «Кытай чигендә бер халык», соңрак «Кытай» сүзенең нигезе дип уйларга мөмкин. Кайбер тикшеренүчеләр Сыр дәрья («сырлар дәрьясы») гидронимын да шуннан чыгаралар.

Түрк сүзе кимендә V г. ук этноним термин булып китә һәм VI г. Евразиядә (тәүдә – Алтайда) түрк (кöк түрк) каганаты пәйда булгач халыкара таралыш ала. Бу сүзнең төрле халыкларда шул чорда язылышлары (лат. шрифтына күчерелгәндә) – кыт. t’uәt kiwәt, гар. trk, грек. (Византиядә) tourkoi, бор. сири (Сурия) телендә turkae, санск. turuşka, пракрит. (Һиндстан) turukka, фар. turk, сугд. twrk, тибет. dru-gu, хотан-сак телендә ttrruki (к. Кляшторный 1965: 20). Рус яз. ядкәрләрендә торк, торъци XI г. бирле билгеле (шундый аерым бер кабилә булган): ул заманнарда «төрки халыклар» дигән төшенчә булмаган. IX–X гг. түркман, түркмäн дигән этноним пәйда була: аны фар. түрк мäнанд «түрккә охшаш» яисә түрки-иман, түрки-аман (чаг. бор. рус. туркоман) «иманга килгән түрк» дип тәгърифлиләр (Sümer 1992: 60). Төрек < түрĕк < түрк сүзенең этимологиясенә керешүчеләр күп кенә, ләкин ышандырырлык аңлатмалар юк диярлек. К. Төркем, Төрки. Türkler II: 49–52.



Предыдущая статья            Следующая статья