Тэтимол 2015

ТӨР «разновидность, вид, сорт» < гом. кыпч. түр, угыз. дүр id., тув. түрү ~ монг. дүри «кыяфәт, чырай; чалым». Бу төр < түр сүзе тат.-башк. даирәсендә генә шул килеш актив кулланыла, бүтән төрки телләрдә аның дериватлары, бигрәк тә түрлүг (~ бор. төрки törlüg) «төрле» еш кына очрый. Тат., башк. түрлә-ү «тыштан бизәү» сүзеннән чыгып, кайбер тикшеренүчеләр төр сүзе астында ике тамыр сүз ята дип тә уйлыйлар, к. İnan I: 268–273; ЭСТЯ III: 327–329; Федотов II: 219–220.

Дерив.: төрдәш; төрле (> чув. тĕрлĕ, удм., мар. түрлĕ, турлы, түрлö), төрсез; төрлә-ү, төрлән-ү (күп мәгъ., к. ТТАС III: 263); төрләнчек; төрлек (грамматик термин), төрлеклән-ү; төрчә, төрчек.



Предыдущая статья            Следующая статья