Тэтимол 2015

ТӨПЧЕ-Ү [төпчө-] «выкапывать корень», күч. «дотошно расспрашивать, выведывать, выпытывать, разузнавать, расследовать» > чув. түпче-, тĕпче-, мар. түпчы-, түпчэ- id. Идел-Урал регионында гына таралган бу сүз төп (к.) тамырыннан ясалган, ихтимал, шуның фигыль коррелянты булгандыр, к. башк. төпсө- id., башк. диал. (БТДҺ: 329) төпөш-өү «сорашу; төпчү» ← *төп-өү . Федотов II: 218.

Дерив.: төпчен-ү, төпчеш-ү, төпчет-ү; төпчемә (элегрәк «тикшеренү» мәгъ. кулланылган).



Предыдущая статья            Следующая статья