Тэтимол 2015

ТӨП «дно; основание; комель, пень; коренной» > мар. диал., удм. диал. (Насибуллин: 141) түп, тьп, чув. тĕп id. < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт. һ.б. түп < бор. төрки (ДТС: 598) tüp < *tüüp > төркм. дүйп > гом. угыз. дүп, төр. dip ~ иске монг. (Поппе 1938: 357) tübe id., к. ш. ук бур. түб «үзәк», монг., калм. тöв «үзәк, урта». Будагов I: 383; ЭСТЯ III: 317–319; Федотов II: 217–218.

Тат. гомумхалык һәм әд. телендә төп сүзенең күп кенә яңа мәгънәләре үстерелә (к. ТТАС III: 254–257), шулардан яңа дериватлар ясала: төпле, төпсез (һәр икесе күпмәгънәле); төплек; төплә-ү, төплән-ү; төпләгеч; төпләм; диал. төпчә, төпчәк һ.б. К. Төбәк, Төпкә, Төплә-ү, Төпләк, Төпсә, Төпчек, Төпче-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья