Тэтимол 2015

ТӨҢГЕР[төңгөр], диал. дөмбер «бубен», иск. «шаманский бубен» > мар. түмĕр, түмбĕр «бубен, барабан» < алт., хак., чыгт., бор. төрки (Радлов III: 1543) түңүр, түңгүр, як. дыңыр, тыңгыр, дүңгүр, дүгүр, тув., яз. монг. һ.б. düngür id. Рус. дюнгюр «шаман төңгере» тур. Аникин: 194 (шунда ук арытабангы әдәбият).

Төңгер < түңгүр сүзе имитатив тамырдан ясалган булса кирәк; тат. сөйл. (к. мәкаль: Туй үткәч дөмбер нә?) дөмбер «туй барабаны» дөмбердә-ү фигыленә нисбәтләнеп аңлатылган. К. ш. ук дөңгелдә-ү, дөңгердә-ү һ.б.ш.

Төрки һ.б. халыклардагы төңгерләр бик хикмәтле-төрле билге-тамгаларга бай булганнар; алар тур. зур этнографик әдәбият бар.



Предыдущая статья            Следующая статья