Тэтимол 2015

ТӨҢ II: төң, төңәк, дөңчөк (ЗДС: 645), төң, төңкө, дөңкө (БТДҺ: 328) «узел, тюк» ~ к.-балк. тюнке, тюңке «бар байлыгыңны җыйган төен, зур төен» < куман. *түңкә > бор. рус. (Аникин: 576) тюм, тюнь «төң, төңкә». Рус. тюк сүзе дә бор. кыпч. түңк сүзеннән булса кирәк. К. Фасмер IV: 134 (бор. төрки *tǖk сүзеннән ди).

Дерив.: төңкә-ү < төңәк-ә-ү фигыле булган бугай, к. (Тумашева: 213; ЗДС: 645) төңгәт-ү, төңгөт-ү «нык итеп бәйләү, төргәкләү», төнкәк, төнгәк «төенчек, зур төен»; төңкәлә-ү «бәрәңге төбен өю, күчләү».



Предыдущая статья            Следующая статья