ТӨННЕК[төннөк] «дымоход в стене (обычно – бани) под потолком», себ. (Тумашева 1992: 220–221) түннүк, түңнүк «дымоход юрты» > мар. түнүк, түнĕк, төнөк һ.б. (күп вариантлар) ~ чув. тĕнĕ «күзәтү тәрәзәсе, төннек, юллык» ~ нуг., к.-калп. түңлик, каз. түндĕк, кырг., алт. түндүк, каз. диал., тув. дүндүк, уйг., чыгт., кр.-тат. (Радлов III: 1554) түнлүк, як. (> эвен., к. ССТМЯ II: 214) түннүк, бор. чыгт. (Поппе 1938: 278) tünglük «төннөк; кечкенә тәрәзә», үзб. (ЎХШЛ: 265) түндүк «төтен юлы – түшәмгә уелган зур тишек», түйник «дивардагы төннек» < бор. төрки (ДТС: 595) tügnük id. һ.б. Бор. заманнардан XX г. кадәр тирмәләрдә, чумнарда, куышларда, ш. ук балаганнарда (балчык, саман өйләрдә) төтен түшәмгә уелган, түшәмдә калдырылган тишектән чыгып торган һәм тишек белән бәйле ырым-йолалар да килеп чыккан (мәс., теләгеңне төннеккә кычкыру, татарларда – төннек бәйрәме – шәгъбан аеның 15 ендә төнлек ~ төннек тыгынын урлау, к. Будагов I: 409). Нуг., каз. телләрендә мәзкүр сүзләр төннекне төнгелеккә каплый торган киез кисәген дә белдерә. Хак., алт. телләрендә ул «йорт, төтен (гаилә, салым салу берәмлеге)» мәгъ. дә йөри. Төннек сүзе тат. төтенлек сүзеннән дә килеп чыга алыр иде һәм гом. төрки түнлүк дип билгеләп, түн «төн» сүзенә дә нисбәт итәләр, ләкин к.-калп. түңлик һәм бор. (к. Räsänen 1969: 505) tügünük вариантлары сүзнең этимологиясе катлаулырак булуын күрсәтә. Бер фараз буенча, түңлүк кыт. tieŋ lu «өй яктырткыч, өй шәме» сүзеннән үзгәреп килеп чыккан, имеш. К. Төндек, Төнтек. Федотов II: 216. |