Тэтимол 2015

ТӨНБОЕК[төнбŏйŏқ] яки [төмбŏйŏқ], себ. (к. Тумашева 1992: 212; Будагов I: 407) тŏмқыйық, тумғуйуқ «водяная лилия, кувшинка» ~ башк. (БТДҺ: 81) домбойоқ, алт. тумғуйақ «су чикләвеге (үлән)» ← иске тат. тумғы-, себ. думғалы «чуму». Сүзнең төп нигезе тŏмга- < тумға-, тумқа- «чуму» → тумғай «төнбоек» → тумғай-ақ (тумғай сүзенең иркәләү-кечерәйтү формасы). Тәүдә кайбер су үсемлекләренең төнгә суга яшеренүеннән; төнбоек варианты халык этимологиясе буенча бу үсемлекнең чәчәкләре төнгә таба ябылуыннан чыгып ясалган (төнен боек).



Предыдущая статья            Следующая статья