Тэтимол 2015

ТӨНӘ, төнәген диал. (ТТДС I: 443) «вчера; прежний (день)» < куман., чыгт., кар., хак. диал. түнä, кар., ком. түнэгүн, к.-балк. түнэнэ, «Kelürname» телендә (СТ № 3, 1972: 102) tunakun, иске угыз. (Мухамедова 1973: 90) dünägün, төркм. дүйнәән id. Ихтимал ки, төнә < көнә < фар. күһнä «иске, элекке» (к. Көнәген ). Ул вакытта төн < түн сүзе дә ир. телләрдән (сугдчаданмы) булып чыга. Гаҗәп рәвештә, тунг. телләрендә дә тинэвэ, тинугэ һ.б. (бик күп вариантлар) «кичәгенәк, төнәген; былтыр», к. ССТМЯ II: 183–184.



Предыдущая статья            Следующая статья