Тэтимол 2015

ТӨН «ночь» < гом. төрки түн < як., бор. төрки түүн > угыз. дүн, төркм. дүйн, дүин id. (к. ЭСТЯ III: 315–316) монг. тÿнэ «караңгы» сүзе белән чагыштырыла (Пекарский: 2893).

Чув. телендә «төн» мәгъ. төп сүз çĕр [счөр]. Бу факт төн < түн сүзенең төрки телләрдә соңрак, көн < күн сүзенә рифмалашарак килеп чыкканлыгын күрсәтә шикелле; чыгт. һ.б. (к. Радлов III: 1549) түнä «кичәгенәк; элекке» > тат. диал. (ДС I: 182; ДС III: 153) тенә, төнә, тенәкөн «кичәгенәк», ихтимал, беренчел мәгънәгә (чыгт. түн- «караңгылану») якындыр. К. ш. ук Мухамедова 1973: 177–178.

Төн продуктив нигез: төнге, төнгелек, төнен, төнлә, төнле, төнсез «төн җитмичә», к. Төнә (көн), Төнәк, Төнә-ү, Төнтек.



Предыдущая статья            Следующая статья