Тэтимол 2015

ТӨМӘН «тьма; десять тысяч», диал. «область» < гом. төрки, монг., эвенк. < бор. төрки tümän id. Тат. төмән төрле «гаять күп төрле» тәгъбире бор. төрки (ДТС: 596–597) tümän türlüg сүзеннән килә.

Төмән < түмäн гом. тунг.-маньч. туман id. сүзе белән чагыштырыла (к. ССТМЯ II: 212–213), к. ш. ук монг. > фар. туман – зур акча берәмлеге (10 000 динар), к. Бартольд V: 570–571. Гомумән, төмән < тумэн сүзен кыт. теленнән дип уйлыйлар, ләкин бу телдә канәгатьләндерерлек этимон күренми. Чаг. бор. төрки (ДТС: 595) tük miŋ «мең».

Төмән сүзе Алтын Урдада административ берәмлек (ун мең яугир куярлык өлкә) мәгъ. йөргән, шуннан Мордовиядәге Темников һәм Себердәге Тюмень шәһәрләренең исемнәре килә. К. ш. ук себ. (Рамазанова 2001: 119) төмән «өлкә».

Рус. тьма, темь «ун мең; исәпсез күп» бор. төрки телләрдән килә, к. Аникин: 576–577 (шунда ук төмән, туман сүзләре тур. бай әдәбият күрсәтелә). Федотов II: 215.

Тат. төмән дигән этнографик группа – Мордовиядәге Төмән (рус. Темников) мишәрләре (алар хәзер төрле өлкәләрдә очрыйлар).



Предыдущая статья            Следующая статья