Тэтимол 2015

ТӨЛКЕ[төлкө] «лиса, лисица» < гом. кыпч. түлкү, хак. түлгү, нуг., каз., к.-калп. түлки, чыгт., уйг., бор. төрки тилкү, түлки, төркм., госм. тилки ~ чув. тилĕ, госм. (Будагов I: 565) дилки һ.б. «төлке»; чаг. эвен. дилки, дилики «ак ас».

Безнеңчә, бу сүз тибет. тулку, тюлькю (к. Буддизм. М., 1992: 247) «бер тәннән икенчесенә күчеп йөргән җанның чираттагы тәне (гадәттә – хайван төре)» сүзеннән. Көнч. Азия илләрендә төлке  – пәриләрнең күренмеш кыяфәте һәм бу төлкеләр тур. бик күп сөйләкләр, әкият, хикәяләр бар. Татар дастаннарында (ТХИ: Дастаннар 1984: 69) төлке аждаһа кыяфәтенә кереп йөри һ.б. Аз. (АДДЛ: 392–393) түлү, түлүңкү, түлүңки «хәйләкәр; карак» икенчел булса кирәк. Федотов II: 229; Räsänen 1969: 480 (этимологиясен ачык калдыра).

Дерив.: төлкелек; төлкелән-ү; төлкече (аучы).



Предыдущая статья            Следующая статья