Тэтимол 2015

ТӨК-Ү «толкнуть (тяжёлым предметом); бодать», диал. төкә-ү «подтолкнуть», «упирать» ~ чув. тĕк- «төнү, тию», мар. түк- «төкү, тию, терәтү» (түк, түкö «мөгез») ~ коми. тувкы-, тувк- «төкү»; чаг. мар. түкнäш- ~ үзб. тукнаш- «тиеп китү, бәрелешү». Төрки телләрдә сирәк очрый торган бу сүзләр тәкълиди характерда булса кирәк (к. Тукы-у, төк итү ~ монг. дүг «мөгезгә мөгез бәрелү авазы» һ.б.), ләкин фин-угор телләре тәэсирендә активлашкан булырга мөмкин. Чаг. башк. (БТДҺ: 327) төкөлдәт-ү «тукылдату» һ.б. Федотов II: 211–212 (бу автор төке ~ тĕк сүзе гом. төрки тэг- «тию» белән бәйле ди, безнеңчә, бу дөрес түгел).

Төкө-, төкә- нигезе продуктив: төкет-ү, төкәт-ү «терәтеп кую, терәтү (мәс., бер бинаны икенчесенә)». Башк. (БТДҺ: 326–327) төкө «терәк аслык», төкөмә, төкөтмә «янкорма», төкәл- «терәлү» һ.б. актив кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья