ТӨКЛЕТУРА[төклөтура]  «полярная сова», «шмель» ~ чув. тĕклĕ тура «балаклы ябалак; шөпшә» ~ хак. түктĕг аар, тув. дүктүгары «төкле бал корты» – «төклетура» >> себ. (Тумашева 1992: 214) төктуар  «шөпшә» (аар, ары «бал корты», к. Әрә ) сүзеннән, к. ш. ук үзб. тукли ари, каз. түктĕ ари «шөпшә». Мәгънәви параллель – миш. йонны прамыш «төклетура» (ДС III: 67). Төкле тура, төкле турак  варианты халык этимологиясенчә «төкле аяк» буларак аңлашылуыннан, к. Турак I.  Федотов II: 213–214 (аңлатуы бигүк дөрес түгел).  |