Тэтимол 2015

ТӨКЛӘЧЕ диал. (трбс.) «одна из женщин, готовящих невесту к свадьбе (сегодня конкретные обязанности неясны)» ~ мар. туглачы, тугулачы «кодагый; кайнана», туглар, тугылар «кода» һ.б. (күп фонетик вариантларда, к. Räsänen 1969: 225; Иванов, Тужаров: 226, 229), удм. туклячи, тү’лäчи, тиклäчи (ш. ук күп вариантларда, к. Вопросы удмуртской диалектологии, Ижевск 1977: 59, 72, 93), чув. тăхлачă «кодагый» ← тăхала- «киленгә махсус аеллы билбау кидерү» ← тăхă «махсус аеллы билбау, туй билбавы» < гом. кыпч. (нуг., каз., ком.) тоға, төр. toka, бор. төрки (ДТС: 397) toqu «махсус аел; чәч бизәге – металл түгәрәк», кырг. тогоо «аел; боҗра» ~ тунг. (ССТМЯ II: 192) тохон «махсус төймә». К. ш. ук бур. туулга < тогулга «аккургаш; кургаш төймә-амулет», туулга хадалган «кияүгә аккургаш төймә тагу», туулгатай басаган «аккургашлы кыз-каләш»; хәтта туулгын дуун «аккургаш җыры» да булган (чаг. Тулгау ), к. Галданова: 131–159.

Ошбу материаллардан күренгәнчә, тат. телендә дә төке «махсус аел» сүзе булган, к. ш. ук башк. (БҺҺ II: 256) төкө «ат күкрәгендәге шеш (ат күкрәгенә куелган металл аел эзе)».

Әмәйлек (амулет) итеп кызлар, балалар һәм атларга төрле аеллар, аеллы билбаулар, түшлекләр беркетү барча халыкларда әзәлдән бирле билгеле. Төрки халыкларда тоқа, тоқу һ.б. явыз көчләрдән саклагыч итеп кызлар ыштаны – сирвәлә балагына һ.б. беркетелгән, бәрәкәт һ.б. символы булган. Тат. төкле аяк < төкеле аяк, ягъни балагына төке беркетелгән (кәләш-киленнәр) аягы була.

М. Рясянен (Op. cit.) мар., удм. сүзләрен чув. теленнән таралган димәкче. Ләкин аларның бер өлеше (тулар, тулачи «кода, кодагый» вариантлары) гына чувашчадан була ала, калганнары (бигрәк тә удмурт вариантлары) бор. мәҗүси тат. теленнән кергән.

Башк.-тат. фольклорында очрый торган Төкләç ~ Төкләч бабай (каз., к.-калп. Түктеш) «сихерче» образы асылда төкләче < түкләчи булып, соңрак кына «төкле-сакаллы» булып аңлашыла башлаган. Нигез вариант – газиз кирәмәт баба Туглас (аның тур. Кадыйр Галибик «Тәварих»ында сөйләнелә). Федотов II: 203–204 (бик аз).



Предыдущая статья            Следующая статья