Тэтимол 2015

ТӨЙ-Ү II(миш., себ. һ.б.) «завязывать в узелок» < гом. кыпч. түй- < уйг. түг- < бор. төрки (ДТС: 595) tüg- «бәйләү, төю» ~ алт. тү-, түң- ~ тув. дүң- (дуңгү «бәйләвеч»), чув. тĕвĕ «төен» < түйгү id.; миш.-угыз. линиясендә миш. тү-, чув. тĕв-, тү-, төркм. дүв-, тув. түү-, тү- «төю, бәйләү», ләкин тув. диал., төр. дүй- (кыпч. телләреннән булса кирәк), düg- id. К. ш. ук як. түм- (< түң-) «төйнәү», түмүк (< *түңүг) «төен», түмүл- (< түңүл-) «төелү, төйнәлү» (чаг. тат. төел-ү «тамакка, үңәчкә утыру»). К. Räsänen 1969: 503; ЭСТЯ III: 307–309 (як. мисаллары китерелми). Төй-ү II сүзен кайбер сүзлекләрдә Төй-ү I белән бер матдәдә карыйлар, ләкин бу дөрес түгел.

Төй- < түй- < түг- продуктив тамыр, к. Төел-ү, Төен, Төйнә-ү, Төер, Төйрә-ү, Төймә, Төйтә > Түтә, Түлә-ү, Төнтек.



Предыдущая статья            Следующая статья