Тэтимол 2015

ТӨЙМӘ, миш. темә, түмә «пуговица» < гом. кыпч. түймә (кырг. түймö) < уйг., чыгт. түгмәтүг-, бор. төрки (ДТС: 595) tüg- «төю, төйнәү» фигыленнән. Бу сүзнең исем коррелянты чув. тү, тĕвĕ «төен» рәвешендә сакланган. Төймә сүзе тат. теленең үзендә дә ясала алган, к. җыр: Кызлар кызыл киядер, Җефәктән төймә төядер (ТХИ: Кыска җырлар 1976: 178). Элекке заманнарда төймәләр төен рәвешендә булган һәм киндерәдән, нечкә каештан һ.б. ясалган. Миш.-угыз линиясендә тү-, тĕв- «төю, төенләү», түмә > чув. түмме «төймә» ~ куман. түүмä, төркм., төр. дүгме, төр. döyme һ.б. ЭСТЯ III: 308; Мухамедова 1973: 176; Федотов II: 260–261. К. Төй-ү II.

Дерив.: төймәле, төймәсез; төймәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья