Тэтимол 2015

ТӨЗ I«прямой, прямо; вертикально, под прямым углом; правильный; исправный; строгих правил (о человеке); метко» > чув. диал. тĕс id. < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., бор. төрки (ДТС: 602, һ.б. чыганаклар) tüz, госм., аз., төркм., үзб. (ЎХШЛ: 93) дүз, дүүз, башк. төҙ «төз; тигез (дала); чын, дөрес; хакыйкый; тәүфикълы» һ.б.ш. (к. ЭСТЯ III: 309–313), сүзнең мәгънәләр спектры һәр телдә үзенчәлекле.

Себ. (Тумашева 1992: 216) төс < төз «урман; дала, тигез җир» < каз. диал., хак., алт. түс «тигез; төз; дала, тигезлек»; к. ш. ук чув. түс «кыргый (хайван)» < нуг. түз «кыргый дала; кыр».

Гом. төркет түз < түүз (> тат. диал. түwез ) «тигез дала» сүзен кайберәүләр (Räsänen 1969: 508; Э.В. Севортян – ЭСТЯ III: 312) чув. түрĕ «туры, төз» сүзе белән чагыштыралар, ләкин бу дөрес түгел; чув. сүзе тат. туры сүзеннән килә (бу сүзләрнең деривациясе тулысынча тәңгәл). Мар. (к. Саваткова: 163) тöр «тиң, тигез; туры, төз; дөрес» (ш. ук тöрем ~ тат. төзәм ) төрки түз сүзеннән булуы ихтимал. Чөнки, чыннан да, төз < түүз бор. гом. төрки *түүрг «төз» сүзеннән булса кирәк.

Дерив.: төзле, төзсез; төзәй-ү, төзләү (деривациясе бар), төзәк ; к. Төзәм, Төзә-ү, Төзген, Төзек, Төзе-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья