Тэтимол 2015

ТОЯНА[тŏйана], (ЗДС: 670) тыяна «автоматически, бессознательно» > чув. тăяна «җиңел эш, уйламыйча да эшләнә торган эш» (к. Сергеев 1978: 68), мар. (Упымарий: 210) туяна «миңгерәгән хәл» ~ куман., алт. туйана, тыйана, чулым. түйäнä «ачык рәвештә, яшермичә», Рясянен буенча, (Räsänen 1969: 497) туй- «тою» фигыленнән, ләкин, безнеңчә, бу аңлатма шикле. К. ш. ук каз. (ҚТДС: 342) туянадай «җыйнак, тыйнак». К. югарыдагыны.



Предыдущая статья            Следующая статья