Тэтимол 2015

ТОТЫШ-У[тŏтŏш-] «конаться, решать вопрос по жребию (собственно “держать друг-друга”)» – таяк (сөлге) тотышу тәгъбиреннән эллипсис: таяк, сөлге кебек озын бер нәрсәне бер-бер артлы тотамлыйлар да, иң соңгысы булып кем тота, шул җиңгән (сайланган), шуңа тиешле булып чыга. Мондый шобаганы тотыш, тотышлы, тотышкы дип тә атыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья