Тэтимол 2015

ТОТРЫК[тŏтрŏқ], тотырык «устойчивость» ~ уйг. тутруқ «түзем, тотрык» < бор. төрки (ДТС: 542) tutruq «терәк» – асылда кыпч. телләрендә сакланган туттурук (ком. тутдуруқ) «тигез; беркеткеч, цемент; аккургаш» (кургаш элек таш корылмалардагы блокларны тоташтыру, беркетү өчен кулланылган) сүзеннән ← тотырак варианты (~ нуг., каз. тутрақ, тутырақ id.) фонетик модификация буларак кыпч. телләрендә килеп чыккан булса кирәк; чув. тăтăр, тăтăрка «куәт; тотрык» тат. сөйләшләреннән алынма булырга тиеш (чөнки төп чув. «тоту» – тыт-!).

Дерив.: тотрыклы, тотрыксыз; тотрыклык; тотрыклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья