Тэтимол 2015

ТОР-У «вставить, стоять; выстоять; жить, обитать», имеет ряд служебных значений общетюркского характера ~ чув. тăр- [тŏр-] < гом. төрки тур-, угыз. дур- «тору; тукталу» – бу сүз бор. күчмәнчелек заманнарында бик тә актуаль булган, шуның өчен аның дериватлары да исәпсез күп һәм бу фигыль нигезендә берничә грамматик кушымча да ясалган (к. ЭСТЯ III: 296–301), бу дериват вә кушымчалар әле барланып та бетмәгән. Тор < тур исеме дә («тукталыш пункты») булган бугай, к. Торлак. Будагов I: 744–746.

Тор-у ның регуляр дериватлары да тармаклы: торыл-у, торын-у, торыш-у, йөкл. юн. формалары торгыз-у, тордыр-у, диал. торлык-у «артта калу», торым «яшәү»; тора формасы (хәз. зам., 3 зат, берлек) ике аерым мәгъ. ия: «гыйбарәт, кәш» һәм «бәясе»; торганы формасы «тоташ, тулысынча» мәгъ. кулланыла һ.б. К. Торак, Торгын, Торлак. Тормыш, Торыш, Тырыш-у. Федотов II: 195.

Тор- < тур- нигезеннән -дыр//-дер, -тыр//-тер хәбәрлек кушымчасы ясалган; икенче -дыр – йөкл. юн. кушымчасы да шул ук нигездән дигән фараз бар, к. Кузнецов 1985: 36–41.



Предыдущая статья            Следующая статья