Тэтимол 2015

ТОРНА «журавль» ~ мар. турна, турня, тыртня, чув. тăрна, тăрне, тăрньа < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. турна, угыз. дурна, як. туруйа < бор. төрки (ДТС: 588) turuŋaja quš ~ монг. тогрун, тугарун, туграгун, тогоригун < яз. монг. toγuriγun һ.б. ~ эвенк. (ССТМЯ II: 193) токоров «торна». К. ш. ук удм., коми. тури, венг. daru < taro id. Бу сүзне тур- «тору» нигезенә кайтаруга (ЭСТЯ III: 301–302) хаҗәт юк, чөнки бу кош атамасы тәкълиди сүздән (к. Торкылда-у ) килеп чыккан, чаг., кор. turum, бор. ир. zurana, ним. Kranich (шуннан кран сүзе дә килә), бор. инг. cornoc, бор. герм. trani «торна» (Kluge: 534) – барысы турр ~ туғур ~ курр һ.б.ш. тәкълитләрдән.

Торна һәр телдә диярлек күч. мәгънәләр дә биргән продуктив нигез: торналы (саз), торнакай (> чув. тăрнаккай), торнай «озын буйлы арык кеше; акылга таман буйчан кеше», торнабаш, торнакүз (к. ДС III: 233, ТТДС I: 605; БТДҺ: 323) төрле үлән атамалары (к. түбәндәгене). Räsänen 1969: 500; ЭСТЯ III: 301–302; Федотов II: 199.



Предыдущая статья            Следующая статья