Тэтимол 2015

ТОРБАК, торбақ, торбоқ (ЗДС: 640) «тёлка», турбақ (ЗДС: 659) «телёнок вообще; двухлетняя тёлка, тёлка до отёла», ш. ук торбы id. (барысы да себ.) ~ башк. торпақ, торпы «бер яшьтән зуррак бозау», каз. торпақ, кырг. торпоқ, хак. торбақ, алт., тув. торбағ, дорбағ, торбоғ > рус. диал. (Аникин: 500) торбак «яшь бозау», торбóк «икенче яшькә чыккан бозау». Әгәр торпақ белән тамырдаш булса, башк. торпо, торпы, тат. турпы, торбы сүзенә параллельләр күп: хәз. монг тором < бор. төрки (ДТС: 578) torum «бута, дөя баласы», torum «икенче яшьтәге бозау» һәм бор. монг. torum «бута, дөя колыны» ~ хәз. төр. dorum «бута», чыгт. турум «ике яшьлек колын». Бу сүзләрне Мухамедова (1973: 172) иске төрки торумчах «ике яшьлек дөя баласы» һәм Көнб. Анатолия төр., төркм. тоорум ~ доғурум «ике яшьлек колын» сүзләре белән, арытабан, бор. төрки toγur-, doγur- «тудыру» сүзләре белән баглый. Безнеңчә, монда бер яктан торбак ← торбы рәтендәге сүзләрне торум ~ турум белән, икенче яктан ул торумны тогурум белән ышанып багларга арадаш сүзләр җитенкерәми. *Торп тамыры нишләп торумнан килеп чыккан икән?

Мәгънәви җәһәттән монда шикләнерлек урын юк. Чаг. ш. ук чыгт. (Будагов I: 387) тор «бозау», арытабан рус һ.б. тур «бор. Евразия далаларында яшәгән һәм кырып бетерелгән кыргый сыер-үгез». К. Туры II.



Предыдущая статья            Следующая статья