Тэтимол 2015

ТОРА I, (брб., ЗДС.: 640) торацык «город», тар. «небольшая крепость, укреплённое языческое святилище», тар. тура «передвижное защитное ограждение» (к. Греков, Якубовский: 473) «башня» (күрәсең, шуннан ук тура – шахмат фигурасы) – бу сүз Себер халыкларында киң таралган, к. алт., монг. тура < бор. төрки (ДТС: 587) tura «ныгытылган торак» ~ тунг. (ССТМЯ II: 219–221) тура, туру «багана, мачта; шаман агачы; манара; колга (чум төнлегеннән чыгып торган махсус озын кәртәлек)» ~ як. туру, тунг. тора, тŏра, турум «пот, санәм, тораташ». Бу сүзне төрки тур- «тору» сүзеннән дип аңлату бик тә беркатлы. Төбендә тура ~ туру (ихтимал *тураw), рус монастырьлары шикелле ныгытылган гыйбадәтханәне белдергән һәм ул гыйбадатханәдә мәҗүси пот торган (к. Тораташ ). Хәз. Башкортстан территориясендә ике Торатау билгеле – аларның түбәсендә кирмән калдыклары бар. Уфа шәһәре дә элек Тора кала, Имән кала һ.б. дип аталган дигән легендалар бар. Ниһаять, Кандыра күленең атамасын төбәктәге эзтабарлар Хан тŏра, ягъни «хан кирмәне» сүзеннән дип баралар һәм чыннан да бу күл эчендәге ярымутрауда кальга калдыклары табыла диләр. К. ш. ук Тимергалин: 482.

Тора < тура сүзенең чыгышы ачык түгел: маньч., бор. төрки тура «бруствер; бáлка» (к. Räsänen 1969: 500; Clauson: 531) яки санск. тару «агач, тирәк» (к. Чернецов: 125) сүзләре белән чагыштырулар безне канәгатьләндерми.



Предыдущая статья            Следующая статья