Тэтимол 2015

ТОН-У I«отстояться (к. Су болганыр да тонар, ил болганыр да тынар, мәкаль); стать как стеклянные (о глазах)» < гом. кыпч. (күпчелек кыпч. телләрендә дериватлары гына кулланыла) тун- «сөзген, үтәкүренмәле хәлгә килү», тув. дун-, үзб., уйг. тинъ- «төпкә урыту, чүпләнү (савыт төбе тур.)» < бор. төрки tun- «тынычлану» ← tu- «ябу, тоткарлау» фигыленең кайт. юн. (к. ДТС: 584, 586). К. ш. ук бур. туна- «төпкә утыру», бор. монг. tunqä- «сөзү» (Поппе 1938: 354). К. Тонык, Тонык-у.

Тон-у I продуктив нигез: (су) тондыр-у, к. Тонык I, Тонык-у I.



Предыдущая статья            Следующая статья