Тэтимол 2015

ТОМЫШ[тŏмŏш] (Троянский I: 372) «переносица» ~ як. (Пекарский: 2811–2813) тумул «тау кашлагы, тау борыны», тумус, томус, тумса, тумусах «томыш; томшык, борын» < бор. төрки *тумул < тум-ултумб «тумпайган нәрсә; томшык». Томшык сүзенең этимоны томыш-ық < тумуш-уқ рәвешендә дә, том-чық < тум-чық рәвешендә дә булала. К. ш. ук як., алт. тумук «имезлек борыны (төймәсе)», госм. (Радлов III: 1238) томуш- «бер-берсенең борынын чистарту (кошлар тур.), үзб. (ЎХШЛ: 263) тумуш-, тумшай- «үпкәләшеп, борын салындырып утыру». Госм. һәм үзб. сүзләре бор. *тум- «томшыклы булу» фигыленнән.

Чув. (Ашмарин XI: 245–246) сăмса «томшык, борын», сăмсак «борынсыман калкулык» сүзләренең томшык сүзенә кагылышы юк – алар яз. монг. samsa «танау» белән гомоген, к. Федотов II: 24.



Предыдущая статья            Следующая статья