Тэтимол 2015

ТОМАУ[тŏмаw], тымау «насморк» – *тома-у «(борын) тыгылу» дигән фигыльдән исемләшкән – гом. кыпч. тумаw, кырг. тумоо; тат. диал. (миш., к. ДС I: 192) тŏнау «томау», себ. (ДС I: 187) томарау «томаулау»; бор. төрки (ДТС: 585) tumaγu > уйг. тумағ, үзб. тумоғ, госм., чыгт. думағу, төр. duma, dumağı, tumağı ~ төркм. дүмев, думав, тумав (кыпч., телләреннән), тув. думуу, як. тумуу, хак. тымо һ.б. (к. ЭСТЯ III: 325–326) «томау». Тамыры – тум «бөркәүле, томалаулы», к. Томала-у, Томас.

Дерив.: томаулы, томаусыз; томаула-у.



Предыдущая статья            Следующая статья