Тэтимол 2015

ТОМАР II, диал. (ТТДС I: 418) томарчык «стрела с тупым концом или шариком вместо острия (для охоты на белок, а также применяемая как детская, учебная)», «бутон цветка, головка лука» ~ алт. томар, уйг. томур id. Бу сүз төрки телләрдән рус теленә дә кергән һәм аның төп чыгышы тур. төрле фикерләр әйтелә: Штейниц (: 280–282) рус сүзен татарчадан ди; Абаев (III: 299–300) бор. һинд tomara «атыла, ыргытыла торган сөңге» сүзенә кайтарып калдыра; Аникин (: 552) бор. ир. taumara «кулдан атыла торган ук» сүзенә тоташтыра. К. ш. ук Фасмер IV: 859 (О.Н. Трубачёв искәрмәләре белән).

Безнеңчә, томар < (башк. диал.) тумар сүзенең чыгышы ерактан түгел – ул тум (к. Тумпа ) ономопоэтик тамырыннан, к. кар., төр. tomruq, tomuruk «чәчәк томарчыгы», ком. томпур «бөре» һ.б. К. Тумалак. В. Радлов (III: 1236) Томар I һәм II сүзләрен бер итеп карый.

Дерив.: томарлы, томарсыз; томарлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья