Тэтимол 2015

ТОМАР I«свиток (завёрнутый в футляр)», «жезл», «амулет – бумага с записанной молитвой, завёрнутая в кожаный треугольник и носимая при себе» < кырг., уйг., үзб. һ.б. тумар id. (бой тумар, мойунтумар, култуктумар, куштумар һ.б. төрләре тур. к. Ершов, Широкова: 25 һ.б., шунда ук рәсемнәре); к. ш. ук көрд. tomar «кәгазь урамасы; язып бару өчен кенәгә; исемлек, типтәр», фар. тумар id. ~ госм., аз. тумар «кәгазь урамасы; баш хәреф; бер башы калынаеп торган калай цилиндр» (к. Zenker: 327, 611) < гар. т̣ӯмāр id. грекчадан (Будагов I: 753; бүтән авторлар да бу сүзне грек теленнән дип күрсәтәләр, к. Бируни 1995: 598). Чаг. ш. ук бур. дагумари «галстук; томар».

Томар тур. күп язылган. К. Räsänen 1969: 487; ТТДС I: 342, 347; Мухамедова 1973: 140; Валеев 1976: 248.



Предыдущая статья            Следующая статья