Тэтимол 2015

ТОМАНА «тёмный, совершенно неграмотный; недалёкий», диал. (ТТДС: 418) «тыныч кына, сүзсез, семәеп-боегып» башк. (БТДҺ: 321, асылда татарча) тома, томала, томана ~ чув. тŏмана «байгыш, ябалак», мар. тымана, тумна «ябалак» – рус. сөйл. тёмна, тёмная «сукыр; ябалак, байгыш» сүзеннән булса кирәк (томана сүзе, Идел-Урал регионыннан тыш, төрки телләрдә юк). Тат. телендә бу сүзнең мәгънәсенә тома I сүзе тәэсир иткән. Федотов II: 191 (рус теленнән дими).

Дерив.: томаналык, томаналан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья