Тэтимол 2015

ТОМАН «туман» < гом. төрки туман «томан; караңгылык; буран», чув. тăман, хак. тубан, угыз. думан id. – Э.В. Севортян бор. төрки *тум «каплау, караңгылау, карангылык» (к. Том ) тамырыннан димәкче (ЭСТЯ III: 295–296). Гадәттә, киң таралган туман сүзен бор. ир. dumnan, dvanman «томан, төтен» сүзенә (аның чагылышлары ир. телләрдә шактый, к. Абаев I: 383) нисбәт итәләр. Федотов II: 191.

Дерив.: томанлы, томансыз; томанла-у, томанлан-у; томансу.



Предыдущая статья            Следующая статья