ТОМАЛА-У «закрыть, заткнуть (отверстие) наглухо» < гом. кыпч., к. каз., алт., куман. (Радлов III: 1528) тумала- «томалау, биләү, чолгау» ← тома < тума «каплавыч; тыгын, бөке». Дерив.: томалан-у, томалаш-у, томалат-у. Томалан-у ← тома «капланган» сүзеннән дә ясала ала, чув. тăмалан- «(чәчләр) билтәләнү; тончыгу» сүзен М. Федотов чув. тăмала- «тетү» сүзенә баглый, ләкин бу сүз тăрмала- сүзеннән (-р- редукцияләнгән), ә тăмалан- «томалану, тончыгу» тат. теленнән алынма. |