Тэтимол 2015

ТОМА II: тома балавыз «прополис» ~ чув. тăпа [тŏба] id. Гомумән бу сүз «бөтенләй ябулы, көпләнгән, караңгы һ.б.ш.» мәгънәләрдәге ономопоэтик тŏм < тум тамырыннан булса кирәк; һәрхәлдә бу символик яңгырашның тәэсире юк түгел, к. Томак, Томау, Томра-у, Томса, Төм. Ихтимал, том-у яисә томы-у фигыле дә бардыр, к. диал. (ТТДС II: 301) томол-у «төтеннән һ.б. буылу»; мондый фигыль исә том тамырыннан ясала ала. К. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 212) томуын «яшерен рәвештә, яшертен».

Тŏма ~ тŏба сүзләре *тŏмпа (чаг. Тумпа ) сүзенең чагылышлары да була ала. К. Томала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья