Тэтимол 2015

ТОМ Iдиал. (ТТДС I: 417) «совершенно (о темноте, о невежестве и т.п.)» ~ чув. тăм id. ~ бор. төрки (Радлов III: 1520) тум- «күз йому» – күрәсең бор. онопоэтик тамырдан, аның гомуми мәгънәсе «караңгылык; караңгылану, каплану». Шуннан башк. (БТДҺ: 322) тŏмбат «томансу (көн)», тŏмŏқ «болганчык, тонык», тŏмра «тынчу», тат. диал. тŏмар-у «караңгылану, болытлану», тŏмарык (алт. тумарык) «томан», алт. томай, хак. тумай «йомыкый; караңгы, томанлы». К. Дөм, Тома, Томан, Томау, Томса, Тон, Тон-у.



Предыдущая статья            Следующая статья